Ял көннәрендә кар ява
Синоптиклар фаразы
7-9 февральдә Татарстанда һава шартлары янә үзгәрә. Регион аша узучы атмосфера фронтлары нәтиҗәсендә көчле кар ява, бураннар көтелә. Нәтиҗәдә күз күреме сизелерлек начарая, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.
Синоптиклар фаразынча республиканың күпчелек территориясендә бу өч көндә 10-25 миллиметр явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык нормага якын.
Иң күп явым-төшем Татарстанның көнбатыш районнарында, шул исәптән Казанда көтелә.
7 февраль төнендә, урыны белән төбәкнең көнбатышында бераз кар явачак, аерым районнарда буран булачак.
Һава температурасы төнлә -14, -19 градус, (көнчыгышта аязганда -23 градуска кадәр), көндез -7, -12 градус тәшкил итә.
8 февральдә, бөтен республикада кар явачак, урыны белән көчле, кайбер районнарда бураннар дәвам итәчәк. Төнлә -8... -13 градус, көндез -5... -10 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев