Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялга кайткан Ильвир: «Тереләй җир астында күмелеп калдым...»

Махсус хәрби операциядә катнашучы Иске Абдул авылы егете белән әңгәмә кордык.

26 яшьлек Ильвир махсус хәрби операциядә яраланып туган авылына ялга кайткан. 1 ай ял итәчәкмен ди. Вакытын дуслары, сыйныфташлары белән уздырырга тырыша. Шул ук вакытта хәрби операциядәге дуслары турында да онытмый. Анда булганнарны ул тагын бер кат күз алдыннан кичерде. Хәрби операциядә ул ике тапкыр яралана. 

"Контузияләнгән идем. Ул чагында ике көн ярым позицияне тоттык. Яныма снаряд төште дә, тереләй җир астында күмелеп калдым... Хәзер контузиянең эзе калмады дисәм дә була, кайвакыт кына аркам авырта", - ди әңгәмәдәш.  

Июльдә штурмга эләгә. Каршы якның позициясенә барып җиткәндә, автомат станоклы гранатомёт белән «каплыйлар».

"Берсе командир белән минем арага төште. Командирның аягы сынды, минем бот кырые җәрәхәтләнде... Ярамны өч тапкыр ачып, өч тапкыр тектеләр. Иртәрәк тегү сәбәпле, аяк шәмәхә төскә керә башлагач, ачып, киптереп, тектеләр", - ди ул. 

Ильвир белән тулы әңгәмәне "Шәһри Чаллы" газетасында укыгыз. 

Фото Ильвир Гарфетдиновның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев