Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялга киткәндә көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне туктатып торып буламы?

Сорауларга Тукай районы прокуратурасы җавап бирә.

РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 16 ноябрендәге 2076 номерлы карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне 2023 елның 1 мартыннан яңадан исәпләү мөмкин булачак. Яңадан исәпләү алар вакытлыча (5 тулы календар көннән артык) бу хезмәттән теге яки бу сәбәпләр аркасында (мәсәлән, отпускка китү) файдаланмаган очракта башкарыла. Моның өчен гариза һәм раслаучы документлар кирәк. Әлеге карар 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керде һәм 2027 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Прокурорга сорау бирәсегез килсә, редакциягә (57-01-19) шалтырата аласыз. Сезнең мөрәҗәгать  игътибарсыз калмас! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев