Ялган дару эчеп дүрт бала вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Ялган дару эчеп дүрт бала вафат булган

Җинаять эше кузгатылган.

Краснодар краенда фаҗигале хәл була. «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итүенчә, җинаятьчел төркем саткан ялган дару эчкән дүрт баланың гомере өзелгән. 

Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча идарә хезмәткәрләре ялган дарулар сату белән шөгыльләнүче оешкан төркемнең эзенә төшкән. Бу эшне оештыручыларга карата җинаять эше кузгатканнар. 

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре «фальшивка» сатуны оештыручы ике кешене эзлиләр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем бала үлеме

Нет комментариев