Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ялгыз хатыннарны юкка гаепләмәгез

Тормыш үзе.

Минем әнием гомер буе ирле хатыннар алдында «второсортный» булып яшәде. Әти белән әни аерылыштылар. Әни мине һәм энемне алып, үзенең туган авылына – туганнарының буш торган йортына кайтты. Мин 3нче класста укый идем, энемә 5 яшь иде. Аерылышмыйча башка юл юк иде – әти әнине рәнҗетә, кыйный иде. Әти кайтканын калтырап көтә идек. Бер куып чыгаруында әни түзмәде... 

Авылга кайткач, әни фермага эшкә чыкты. Мин – мәктәптә киттем, энемне әби карады. 
Берсендә мәктәптә Әниләр көненә концерт куярга булдык. Әни эштән сорап соңрак килде. Чара бетеп, залдан чыктык. «Ирләреннән китәләр дә, кешенекен аздырырга кайталар!» – диде шунда берсенең әнисе. Мин бала гына булсам да, бу сүзләрне аңладым. Әнинең кулы калтырый башлады. Мескенкәем мине ияртте дә, мәктәптән чыгып чапты. Үзенең күзләреннән яшь ага, кулыннан эш бармый... Шул чакта әнине бик кызгандым.
Без әтисез үстек, ләкин ярлы яшәмәдек. Әни бөтен көчен куйды – сыер, сарык, башка терлекләр тотты.  

Бервакыт колхоз елга буйларын чабарга дип җирләр бүлеп бирде. Әни мескенем эштән кайта да, көн сүрелгәч, шул печәнне чабарга китә. Соңрак мин дә шунда бара идем. Беркайчан да онытмыйм – бөтен кыр ир-ат тулы, дәрья кадәр печән уртасында әни берүзе! «Кайчан гына энем үсеп җитәр дә кул арасына керер икән?» – дип уйлый идем. Ичмасам, әни янында бер булышучы ир-ат булыр иде. Бер вакыт авылдан Закир исемле абый ярдәм итмәкче булды. Ул абый әнигә гел булышырга тырышты, бик әйбәт кеше иде. Әни исә аның ярдәмен кабул итәргә теләмәде:
– Юк, юк, үзем дә булдырам, – ди иде.
Шул арада кыр уртасына бер машина килеп туктады — аннан теге абыйның хатыны төште. Ул әнигә әллә ниләр әйтеп бетерде, бөтен авыл алдында пычрак сүзләр яудырды. Әни моңа түзмәде. Калтыранган куллары белән бөтен әйберләрен җыеп, өйгә юнәлде. Бөтен халык безгә карап калды.

Өйгә кайткач, әни елады инде... Мәңге онытасым юк. Югыйсә, ул бит берни дә эшләмәде, бер гаебе юк иде. Ни өчен кешеләр, берни белмичә, яла яга икән?! Андый пычрак сүзләр үзләренә әйләнеп кайтыр дип тә курыкмыйлар.

Әтисез үскән апа язды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев