Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ялларда һава торышы нинди булыр?

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлый.

«Алдагы көннәрдә Татарстанда югары атмосфера басымы йогынтысында аномаль салкын һава торышы урнашачак», – дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Явым-төшем көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республика территориясендә томан төшәргә мөмкин. Уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән 3-6 градуска түбәнрәк булачак.

Җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 февральдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән һава температурасы -15..-22 градус (аязганда -25..-26 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез һава -7..-12 градуска кадәр җылына.
Якшәмбе, 23 февральдә, шулай ук явым-төшем ихтималы аз, әмма температура фоны бераз күтәрелә. Төнлә һәм иртән һава температурасы -14..-19 градус (аязганда -23 градуска кадәр), көндез -6..-11 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 24 һәм 25 февральдә, һава торышы сизелерлек үзгәрми. Төнлә температура -14..-20 градус, көндез -5..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы гидрометцентр