Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шешне булдырмый калуның ысулы билгеле

Иммунитет начар булу сәбәпле, яман шеш барлыкка килергә мөмкин, ди табиб.

Хирург-онколог Михаил Мяснянкин стрессның яман шеш барлыкка китерүе турында сөйләде һәм аннан котылу юлларын санап чыкты. 

Белгеч әйтүенчә, хроник стресс иммун системасын какшата. «Иммунитет начар булу сәбәпле, яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Моны аңлау бик мөһим. Стрессны тәмәке тарту, алкоголь, күп ашау белән җиңәргә тырышырга кирәк түгел», — дип кисәтте Мяснянкин.

Табиб дөрес тукланырга, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Бу үлем куркынычы янаган авыруның үсешен киметү ысуллары булып тора, ди табиб. Шулай ук ул, киеренке халәттән арыну өчен, кызыклы шөгыльләр табарга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек