Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәсен хәбәр иттеләр

Узган ел белән чагыштырганда Яңа ел каникулларында 1 көнгә артыграк ял итәчәкбез.

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин киләсе елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарны имзалады.

Яңа ел ялларында илебез халкы 11 көн (29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр) ял итәчәк.

Майда исә россиялеләрне ике тапкыр дүртәр көнлек ял көтә. Әмма февраль һәм март айларында, 8 майга һәм 13 июньгә күчерү сәбәпле, озын яллар булмаячак. Димәк, җәйнең беренче ае уртасында россиялеләр дүрт көн рәттән (12-15 июнь) ял итәчәк.

2025 елда шимбә, 1 ноябрь, эш көне булачак, әмма шуннан соң яллар 2 ноябрьдән 4сенә кадәр дәвам итә.

Россиялеләрне 2025 елда барлыгы 247 – эш һәм 118 ял көне көтә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев