Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел бүләкләре шик уятса...

Яңа ел бүләкләрен сайлау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлады.

Роспотребнадзор идарәсе балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, Яңа ел бүләкләрен сайлау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачты.

Товарларның сыйфатына кагылышлы сораулар 19 декабрьгә кадәр кабул ителә. РФ Роспотребнадзор хезмәтенең бердәм консультация үзәгендә тәүлек әйләнәсендә 8-800-555-49-43 телефоны буенча, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә 273-15-83 телефоны буенча эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән кабул итәләр.

Чаллыда 21 ел буе балалар өчен Яңа ел бүләкләре тутыручы эшмәкәр Резидә Шәрәфгалиева ел саен 2 меңгә якын пакет әзерли, элек күпләп сату белән шөгыльләнгәндә бу сан 8 меңгә кадәр җиткән.

«Ассортимент төрле – 300 сумнан алып 2000 сумга кадәрге пакетлар бар. Кемдер шикәрсез тәм-том сорый, аларга күбрәк как, балсыз вафлилар куябыз. Хәләл пакетлар сораучылар да бар. Аларга да булдыра алганча дөрес итеп тутырып бирәбез. Һәр конфетның составы язылган, пакетларга сертификатлар да бирәбез. Балаларга тапшырыласы торган тәм-томнарны игътибар белән сайлыйбыз, куллану вакытларын тикшерәбез», – ди Резидә Шәрәфгалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел бүләкләре