Яңа ел төнендә нәрсә кияргә?
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел төнендә нәрсә кияргә?

Ел символы бәйрәм гардеробына конкрет таләпләр куймый. Сез үзегез теләгәнчә иң кыю кием сайлый аласыз.

Ләкин кайбер күрсәтмәләрне үтәргә киңәш итәбез: 

* Джинса, күн, трикотаж, бәйләнгән әйберләр – санап үтелгәннәрнең берсен сайлагыз һәм экстравагант яки классик образлар булдырыгыз.
* Күлмәк һәм юбка, чалбар белән кыска топ яисә кичке комбинезон – яңа ел фаворитлары. Образда нәфислек күбрәк булса яхшырак. Әгәр дә сез юбка сайласагыз, ул ярымкояш яки миди озынлыгында, яисә тездән түбән булырга тиеш. Ир-атлар исә чалбар һәм килешле, уңайлы свитер-джемпер сайлый ала. 
* Табигый мехтан баш тартыгыз – бары тик эко-мех яисә мамык-каурыйдан декор сайласагыз гына.
* Әгәр дә сез образыгызны бизәкләр белән матурларга уйласагыз, кыйммәтле металларны кертмичә һәм артык ялтыравыксызларын сайлагыз. Ак алтын яки көмеш – Яңа ел образы фаворитлары. Яңа ел киемегез өчен бижутерия дә ярап куярга мөмкин. Ләкин ул сыйфатлы һәм зәвыклы булырга тиеш. 

Нинди прическа һәм макияж ясарга? 

Чәч һәм макияж һәр хатын-кыз өчен аерылгысыз атрибутлар. Чәч формасы артык бөдрә булырга тиеш түгел. Кыска чәчле ханымнар исә чәчләрен бераз күпертеп алсалар була. 
Макияж ясаганда исә күзләрегезгә «басым ясагыз» – алар матур булып әллә каян күренеп торырга тиеш. Иннек сайлаганда куе-кызыл, чия төслеләрен алыгыз. 
Маникюрыгызга килгәндә, ул артык кычкырып тора торган булмасын. Идеаль төс – пастель төсләрдә французча френч. Әгәр теләсәгез, көмеш төстә бизәкләр, кар бөртекләре өстәргә мөмкин. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев