Яңа җитәкче билгеләнде
Ул икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге (ОБЭП) башлыгы булып эшләячәк.
Чаллы ЭЭИ (УВД) башлыгы вазыйфаларын башкаручы Михаил Чекмарев оператив киңәшмә барышында коллективка Тимур Ринат улы Әмирхановны тәкъдим итте. Ул икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге (ОБЭП) башлыгы булып эшләячәк.
Яңа билгеләнү көтелүе хакында узган атнада ук мәгълүм булган иде. Моңа кадәр бу урында эшләгән Сабир Акчурин агымдагы елның маенда хезмәт стажы тулу сәбәпле пенсиягә чыкты.
Мәгълүм булганча, Тимур Әмирхановка 40 яшь. Аның моңа кадәрге эшчәндеге дә дә икътисадый җинаятьләрне ачыклау белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев