Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа гына таныклык алган хатын-кыз баланы бәрдерде

Юл-транспорт һәлакәте Совхоз Татарстан посёлогында булды.

Тукай районы Совхоз Татарстан посёлогында 13 яшьлек баланы «Лада Веста» автомобиле бәрдерде. Яшүсмер җәяүле юлыннан чыккан була. 

Машина хуҗасы - 34 яшьлек хатын-кыз - руль артына 2 ай элек кенә утырган. Тукай районы буенча дәүләт Автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев әйтүенчә, бу вакыт аралыгында ул бер тапкыр да штрафка тартылмаган.

Хәзерге вакытта зыян күргән яшүсмер Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә. Аның умыртка сөяге сынган. 

Фотолар Тукай районы дәүләт Автоинспекциясеннән алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев