Яңгыр, боз яву ихтималы бар
Яңалыклар тасмасы

Яңгыр, боз яву ихтималы бар

Синоптиклар фаразы.

7 июльдә, Татарстанда шактый эссе, тотрыксыз һава торышы сакланачак. 
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, кайберләрендә  боз явуы да ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, вакыты белән 20 метрга җитә. 
Көндез Татарстанда 29 градуска кадәр, Чаллыда 27 градуска кадәр җылыта. 
 


һава торышы начарая

Нет комментариев