Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карары

Рәсми хәбәр.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитеты
карары

№8134
08.10.2025

«2043 елга кадәр перспективага Яр Чаллы 
шәһәрен җылылык белән тәэмин итү 
схемасын актуальләштерү» проекты буенча 
җәмәгать тыңлауларын билгеләү турында 


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 февралендәге                     154 номерлы Карары белән расланган Җылылык белән тәэмин итү схемаларын эшләү һәм раслау тәртибенә карата таләпләрнең 20, 23 пунктлары, шәһәр Уставының 41 статьясы, Шәһәр Советының 2013 елның 21 февралендәге              23/9 номерлы Карары белән расланган Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеген җылылык белән тәэмин итү схемасы проекты буенча җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә  

К А Р А Р   Б И Р Ә М:

1. «2043 елга кадәр перспективага Яр Чаллы шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү» проекты буенча җәмәгать тыңлауларын 2025 елның 14 октябренә билгеләргә. 
Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт,               400 зал. Җәмәгать тыңлауларының башлану вакыты: 15 сәгать 00 минут.
2. «2043 елга кадәр перспективага Яр Чаллы шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү» проекты буенча җәмәгать тыңлауларын үткәрү буенча комиссия (алга таба - комиссия) составын кушымтада каралганча расларга. 
3. Комиссиягә әлеге карарны рәсми бастырып чыгаруны һәм аны «Интернет» челтәрендә Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында урнаштыруны тәэмин итәргә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы                            Р.Ф. Вилдановка йөкләргә.

Башкарма комитет 
Җитәкчесе                                                                                               Ф.Ш. Салахов
Башкарма комитетның
2025 елның 8 октябрендәге
8134 номерлы карарына
кушымта

«2043 елга кадәр перспективага 
Яр Чаллы шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү» 
проекты буенча җәмәгать тыңлауларын үткәрү буенча комиссия 
составы


т/б    Ф.И.А.и.    Биләгән вазыйфасы
1.    Салахов Ф.Ш.    комиссия рәисе, Башкарма комитет Җитәкчесе 
2.    Вилданов Р.Ф.    комиссия рәисе урынбасары, Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы
3.    Әгъләмова Ч.Р.    комиссия секретаре, Башкарма комитет шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең энергетика бүлеге башлыгы
 комиссия әгъзалары:
4.    Әхмәтҗанов Л.И.    Башкарма комитетның Комсомол районы хакимияте Башлыгы 
5.    Галиәхмәтов Р.М.    «Татэнерго» АҖ стратегик үсеш буенча генераль директор  урынбасары (килешү буенча)
6.    Гәрәев А.Л.    «Энергопрогресс» ИҮ» ҖЧҖ генераль директоры (килешү буенча)
7.    Дерлюкова Е.В.    Башкарма комитетның хокук идарәсе башлыгы
8.    Зәйнуллин А.З.    «Татэнерго» АҖ филиалы - «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» директоры (килешү буенча)
9.    Капитонов А.Г.    «ВМ-Сервис» ИК ҖЧҖ генераль директоры (килешү буенча)
10.    Королев А. Г.    «Татэнерго» АҖ стратегик үсеш һәм инвестицияләрне тормышка ашыру идарәсе башлыгы (килешү буенча)
11.    Фәттахов М.Ә.    Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары
12.    Хәбибуллин Ф.Ф.    Башкарма комитетның Үзәк районы хакимияте Башлыгы 
13.    Хәбиров Р. Р.    «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ генераль директоры (килешү буенча)
14.    Хаҗиев Ә.М.    «Татэнерго» АҖ филиалы - Яр Чаллы ТЭЦ директоры (килешү буенча)
15.    Хөснуллин А.Ш.    Башкарма комитетның Автозавод районы хакимияте Башлыгы

Башкарма комитет Аппараты 
Җитәкчесе урынбасары, эш кәгазьләрен алып бару идарәсе башлыгы Н.И. Галиева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яр Чаллы башкарма комитет җитәкчесе карар