Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ярдәм итегез: акча кирәк!” дигәнгә ышанмагыз

Полиция хезмәткәрләре мошенниклардан сак булырга чакыра.

Вацап, телеграм аша дус-танышларыңнан «Ярдәм итегез: акча кирәк!» дигән хәбәр килсә, хокук сакчылары ышанмаска чакыра. Бу мошенниклар эше, ди алар. Мессенджер парольләрен белеп, мошенниклар шул рәвешле акча үзләштерә. Аларның капканына 47 яшьлек шәһәрдәш тә эләгә. Аңа танышыннан “Акча кирәк иде” дигән хәбәр килеп ирешә.  Ул моңа ышанып, ярдәм итәргә була – 22 мең сум акча күчерә. Соңыннан шул ук танышыннан “Бу хәбәрне мин язмадым. Минем мессенджерга мошенниклар үтеп кергән” дигән хәбәр ала. 

Әлеге факт буенча хокук сакчылары җинаять эше кузгата. Мошенниклар тотылган очракта, аларга 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 

Әгәр сезгә дә шундый эчтәлектәге хәбәр килсә, шунда ук танышыгызга шалтыратып белешегез һәм аңа чыннан да ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклагыз.
Җинаятьчеләрдән зыян күргән кешегә тиз арада парольләрне үзгәртергә, компьютерны яки телефонны вируслы программалар булу-булмавына даими рәвештә тикшереп торырга киңәш итә полиция хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев