Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь җырчы вафат

Бер ел дигәндә ул 10 җыр яздыра, үзенең альбомын чыгарып өлгерә.

Татарстанда туып үскән, рус телендә иҗат иткән яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат булган. Бу хакта җырчының шәхси аккаунты аша туганнары хәбәр итә.

"Бүген Динар вафат булды. Җомга көнне соңгы юлга озатабыз. Динарның иҗатын яраткан һәм хөрмәт иткән һәрбер кешегә рәхмәт белдерәбез", — дигән юллар бар анда. Якыннары җырчының үлеме сәбәбен әйтмәскә булган.

"Кызганычка каршы, үлем сәбәбен әйтә алмыйбыз. Безнең гаилә шулай хәл итте. Барысын да аңлап кабул итүегезне сорыйм", — ди җырчының туганы.

Редакциябезгә мәгълүм булганча, Динар Рахматуллин гади татар гаиләсендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанның төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжында укый. Үзлектән гитарада уйнарга өйрәнә. Мәктәп елларында ук җыр текстлары яза. Иҗатка исә ул ныклап 2019 елда кереп китә. Бер ел дигәндә 10 җыр яздыра, үзенең альбомын чыгара. Тыңлаучылар аны «Мама», «Дорога», «Аэропорт», «Ветер» җырлары аша яхшы беләләр.

Егетнең авыр туфрагы җиңел булсын. Аллаһы Тәгалә аның якыннарына бу авыр көннәрдә күркәм сабырлыклар бирсен. 

фото-скрин: https://vk.com/rhmln 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев