Яшел Үзәндә кабат этләр кешеләргә бәйләнә
Яңалыклар тасмасы

Яшел Үзәндә кабат этләр кешеләргә бәйләнә

Әни кеше баласын коткарып кала.

Яшел  Үзәндә мәктәп укучысын этләр талап үтергән урында янә хайваннар кешеләргә бәйләнә башлаган. Бер хатын кыз 3 яшьлек баласын бакчага илткәндә, каршыларына 7 агрессив эт чыга. Әнисе баланы кулына алып этләрдән тибеп һәм чана белән саклана. Этләр барыбер чигенми. Хатыны һәм баласы артыннан машинада әтиләре килеп җитә. Физик яктан гаиләгә зыян килмәгән, әмма әнисе һәм бала шокта.
14 январьдә шәһәрдә яшәүчеләр район җитәкчесенә коллектив гариза җибәрә. Алар тиз арада урамда куркынычсыз шартлар тудыруны сорый.  Биредә яшәүчеләр белдерүенчә, фаҗигадан соң да этләр саны кимемәгән. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Яшел Үзән котырган эт

Нет комментариев