Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр көне Сабан туеннан ким булмаячак

Быел бәйрәм 65нче тапкыр оештырыла.

Чаллыда 14-35 яшьлек 147 мең кеше яши. Бу – барлык халыкның 27%ы дигән сүз. Быел алар өчен бәйрәм 24 июньдә уздырылачак. 

«Бәйрәм чаралары Хәсән Туфан проспектыннан, 16 сәгатьтә «Яшьләр кварталы» программасы белән башланып китә. Анда шәһәрдәшләр иҗади яшьләрнең хезмәтләре, «КАМАЗ-Мастер», авто-мото күргәзмә карый алачаклар», – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов. Шулай ук биредә велофест, квартирник, рок-фестиваль оештырыла. Интерактив мәйданчыклар эшләр дип көтелә.  

17 сәгатьтә Яр буе паркы Мәйданында күңел ачу программасы башлана. Концертта шәһәрнең талантлы яшьләре, иҗат коллективлары катнаша. 
19 -19.50 сәгатьтә бәйрәмнең тантаналы өлеше. 
19.50-20.15 сәгатьтә «КАМАЗ-Мастер» командасы пилотлары чыгыш ясый. 
20.15 – 21.10 сәгатьтә The Limba чыгышы (18+);
21.10 сәгатьтә – Energy  (18+) радиосыннан дискотека.
Бәйрәм 22 сәгатьтә салют белән тәмамланачак. 
«Яшьләр көнен егет-кызлар үзләре теләгәнчә оештыра. Без өлкәннәр аларга ярдәм генә итәбез. Бездә тырыш, талантлы, әйбәт яшьләр яши. Аларның бәйрәме Сабан туеннан ким булмас», – дип ышандырды шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр көне