Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр ни өчен каланы салага алмаштыра?

Актуаль әңгәмә.

Чулпан Сафина – Казанда университет тәмамлап, авылга эшкә кайткан. Ул Иске Абдулда урнашкан «Сәйдәш» хуҗалыгында дүртенче елын хисапчы булып эшли. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын 2021 елда тәмамлаган, шуннан бирле әти-әнисе янында тора. Моннан тыш, ул бик матур итеп җырлый да, төрле мәдәни чараларда актив катнаша. Чулпан ни өчен каланы салага алмаштырган? Авылда яшьләр өчен мөмкинлекләр бармы? Үзе белән сөйләштек.
– Чулпан, укыган чакта ук авылда калырга дигән уй бар идеме?
– Мин авыл хуҗалыгы университетында Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча укыдым. Максатчан стипендия, «подъёмныйлар» булу да кызыксындырды. Программа буенча мин өч ел авылда эшләргә тиеш идем. Аннары авыл – тәҗрибә туплау өчен бик яхшы урын. Җәйләрен каникул вакытында «Сәйдәш»  хуҗалыгында хезмәт куйдым. Шуңа белгән җирдә эшләве дә уңайлырак булды. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмәде. 

– Авылда нәрсә ошый? Кешеләр шәһәрнекеннән аерыламы?
– Без туганнар кебек: кемне очратсаң да хәлләр белешеп, сөйләшеп торабыз. Кемгә генә кунакка керсәң дә, чәй эчертмичә чыгармыйлар, сөйләшмичә җибәрмиләр — бигрәк тә олы яшьтәгеләр. Төрле бәйрәмнәр дә уздырабыз, үзләрен дә чакырабыз.

– Иске Абдулда яшьләр күп бугай?
– Яшьләр, гомумән, үз йортлары белән торучылар бездә шактый. Урам буйлап китсәң дә, матур йортлар озата бара. Кемдер авыл хуҗалыгында эшләп, программа буенча төзетә, кемдер үз көче белән. Шәһәргә йөреп эшләүчеләр дә бар. Өлкәннәр генә димәс идем, минем яшьтәшләр дә байтак. Алар тракторда да эшлиләр, читенсенмиләр.

– Авылда клубка чыгулар, кич утырулар бармы? Яшьләр ничек күңел ача?
– Бездә клуб көн дә эшли. Өстәл уеннары бар, китапханә, музей... Ни белән шөгыльләнсәң дә, мөмкинлекләр җитәрлек. Без күбрәк дуслар белән җыелышып сөйләшеп утырабыз.

– Белүемчә, синең бертуган апаң да гаиләсе белән Казаннан авылга күчеп кайткан...
– Әйе, алар да шәһәрдән күченделәр. Җизни авыл хуҗалыгында, апа фельдшер ярдәмчесе булып эшли. Авыл җанлы булгач, бирегә кайтырга булдылар.

– Үзеңә авылда күңелсез түгелме, тагын ниләр эшлисең?
– Эш кенә түгел, ял итә дә белергә кирәк. Төрле чараларда катнашам. Мин кечкенәдән җырлыйм, иҗатка һәрчак вакыт табарга тырышам. Кирәк икән, шәһәр дә якында гына. Күптән түгел «Безнең заман» иҗат фестиваленең зона этабы узды, анда беренче урын алдым. Әти-әнием белән торам, әбиебез дә бар – аларга булышам. Киләчәктә ничек булыр, әйтә алмыйм, мин бүгенге көн белән яшим. 

– Безнең «Шәһри Чаллы»ның – «пятачок» сәхнәсендә дә җырлаган идең бит. Халык синең көчле тавышыңны ошатты, үзеңә ошадымы?
– Ошады, андый чарада беренче тапкыр катнаштым, рәхәт булды. Рәхмәт чакырганыгызга!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тукай районы талантлы яшьләр