Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьлек проспектында трамвайлар йөрерме?

Җитәкче җавап бирде.

Чаллы җитәкчеләре Яшьлек микрорайонында һәм Академик Королев урамы буенча трамвай юллары төзергә планлаштыралар. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, бу соңрак була, беренче чиратта Мәләкәс аръягына трамвай җибәрергә кирәк.

- Проект - смета документлары әзер. Ике этаптагы эшләр өчен 2,5 млрд сум акча кирәк. Трамвай юлларының озынлыгы – 13,5 км. Ул Мәләкәс аръягын бер яктан - «Бумажников» тукталышы, икенче яктан "Парк культуры» тукталышлары белән тоташтыра, - диде җитәкче.  - Яшьлек  микрорайонында трамвай юллары төзү буенча проект эшләрен башларга без әзер, әмма башта Мәләкәс аръягындагы эшләрне тәмамларга кирәк. Чөнки проект-смета документлары искерергә мөмкин. Моннан тыш, Машинатөзүчеләр урамыннан Беляев урамына кадәр трамвай юлы төзеп, аны Беляев-Сөембикә урамы киселешендәге челтәргә тоташтырасы бар. Бу инде трамвай юллары үсешенең өченче этабында башкарылачак эш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыга 400 Яңа трамвай юллары