Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьлектән кайтаваз

«Яшьлек үткән икән бит...» Шулай булуга да карамастан, яраткан җырчылар башкарган җырлар беркемне дә тик тотмады.

Калабызда «Шәһри Чаллы» газетасы хезмәткәрләре зур эшләр башкара, шәһәребез халкын берләштерүдә зур роль уйный. Чираттагы «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок Сабан туе»на без Чаллы Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары белән бергә күмәкләшеп бардык. Барыбыз да 70-80нче елларда шәһәребезгә килеп төпләнгән шәхесләр. Алар арасында Рәкыйт Аллабирде, Фәнис Нуретдинов, Айрат Шәйхетдинов, Гөлия Гыйләҗева, Рушания Гыйләҗева, Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Төхбәтуллина, Гөлфия Фәйзрахманова, Фәридә Сәхәбиева, Кәүсәрия Җамалиева, Гөлнар Әхмәтшиналар бар иде.

Бәйрәмгә халык күп җыелган иде. Мин үзем күзәтүче буларак катнаштым, һәрбер йөздән таныш чалымнар эзләдем. Ничек кенә булмасын, Чаллыда гомернең яртысы үткән. Монда бар кеше дә минем өчен таныш, якын кебек, ләкин хәрәкәтләр үзгә, һәрберебез еллар агымында чарланып басынкыланган, үзгәргән... 
Берләшмә әгъзасы, язучы Зифа Кадыйрова күңелгә ятышлы, мәгънәле сүзләр әйтте: «...яшьлек үткән икән бит. Ничек кенә тырышма, син инде элеккечә җиңел бии, хәрәкәтләнә алмыйсың...» Шулай булуга да карамастан, көй агылу, яраткан җырчылар башкарган җырлар беркемне дә тик тотмады. Берәүләр очынып-очынып биесәләр, икенчеләр артистларыбызга ияреп җырга кушылганнарын да сизми калдылар.

Мин үзем бу чарада бик күп танышларымны күрдем, сөйләшеп-аралашып кайттым. Үзем генә түгел, иҗатташ дусларым һәрберсе шундый хисләр кичерде. Алар арасында язмышын Чаллы, «КАМАЗ» заводы белән бәйләгән, китап авторы, хыялый, уйчан, иҗади кызыбыз Гөлия Гыйләҗеваның бәйрәмнән алган хис-тойгыларыннан шигьри юллар туды:

Әй, пятачок, пятачок!
Табигатьтә тамаша.
Чаллы халкы җәйге кичтә
Паркта күңел ача.

«Шәһри Чаллы» оештырган,
Килгән көткән артистлар.
Җырлап-биеп күңел ачыйк,
Яңгырасын алкышлар!
Җәйге Чаллы, гармун моңы
Күңелләрне җилкетә.
Дуслар! Әйдә, биеп алыйк,
Дус яшәүгә ни җитә!

Кичә дәвамында яраткан артистларыбызның җырлары, күңелләрне җилкендерерлек көйләр тынып тормады, һәркемнең кәефе күтәренке иде. Бу каләмдәш дусларымның да йөзләрендә чагылыш тапты, истәлекләргә алып китте. Берләшмә әгъзасы, ике китап, күп җырлар авторы, башкаручы Фәридә Сәхәбиеваның да истәлекләре кызыклы: «1986 елларда булса кирәк, Гренада паркына, пятачокка бер тапкыр чыккан булды. Баянда үзем уйнап, җырлап, биеп, күңел ачулар исемдә калган. Озак тормадык, иптәш кызым белән өйгә кайтып киттек. Ул чакта егетләр бәйләнүдән курыккан чак бит», – дип елмаеплар алды. Ә бәйрәмнән таралышканда күңелендә яңа гына туган шигырен миңа укып күрсәтте. Ә минем үз чиратымда сезгә дә ишеттерәсем килә:

Чаллы пятачокларында
Күңел ачты бар халык.
Тыпырдап биючеләргә
Карап тордым, таң калып.
Берсеннән-берсе уздырып,
Биеп, җырлап тордылар
Пятачокның зур мәйданын 
Тотты «Шәһри Чаллы»лар. 
Бүләкләр дә өләштеләр
Актив катнашучыга. 
Тәмле туңдырма эләкте
Биючегә, җырчыга.
Җәй аеның матур киче
Бик тә күңелле үтте.
Пятачоктагы хисләрдән
Иңнәргә канат үсте.
Рәхмәт оештыручыларга 
Бик күңелле бәйрәмне.
Халкының йөрәк түренә
Үрүчегә сәйләнне.

Берләшмә әгъзасы, бер шигъри җыентык авторы Кәүсәрия Җамалиева да бәйрәмдә булган кызыклы очракны сөйләп үтте: «Бер кызык хәл булды. Мин бер мәктәптә укып та, 50 ел очрашмаган күрше авыл «егет»ләрен очраттым. Соклангыч.... Җиңү паркында оештырган пятачок төрле буын кешеләренең очрашу, күңел ачу урыны булсын иде киләчәктә. Иске традицияләрне яңарту, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, яшь буынны мәдәни яктан тәрбияләүгә зур өлеш кертә торган бәйрәмнәр күбрәк булсын», – дигән фикерен җиткереп кенә калмады, ул да яңа табадан төшкән шигырен укыды.

Сагындынган кичке уен,
Чаллыда гөрли бәйрәм!
Яше-карты гөж киләләр: 
Пятачок – әйлән-бәйлән!
Мут чакларын искә алып,
Бабай сайрый гармунда.
Таш юллар селкенеп тора –
Сәләтлеләр бар монда!
Кәттә күлмәкләрен киеп,
Ханым чыккан биергә.
Сызгырып «Өчле» уйныйлар,
Чык уртага – бирегә!
Кызыктыра приз-сюрпризлар,
Бүләкләр зурдан, мулдан!
Серле капчыкта чикләвек –
Казан җырчыларына дан!
Танышалар, кавышалар,
Күрештерә торган җир!
Үткән, бүген, киләчәккә
Күпер монда дәртле җыр!
Хатирәләр уйлый-барлый
Яшьлеккә кайтып килеш.
Яхшы кәеф – шәп күчтәнәч,
Дусларың белән бүлеш!

Таралашу вакыты җиткәч, ике китап авторы Гөлсинә Төхбәтуллинаның: «Җәйге ямьле кичләрдә безнең барыбызны да мәйданчыкка җыя алган эшлекле газетаның барча хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне җиткерәм», – дигән сүзләрдән соң өйләргә таралыштык. Шәхсән мин үзем дә Гөлсинәнең теләкләренә кушылып, үзеннән зур көч керткән алып баручылар Илнур Гомәровка, Резедә Ганиевага, биюләрне оештыручы Зөләйха Минһаҗевага, бигрәк тә газетаның баш редакторы Резидә Юсуповага, аның кул астында эшләгән һәркемгә рәхмәтләремне әйтәм. Очрашу, күрешү, танышу урыны булган, «Шәһри Чаллы» газетасының үзенчәлекле проектына әйләнгән «Пятачок» бәйрәмнәре озак елларга сузылсын, анда безнең яшьлектән кайтаваз яңгырый бит.

Роза Хәмидуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок