Яшүсмер укытучыны пычак белән кадап үтергән
Яңалыклар тасмасы

Яшүсмер укытучыны пычак белән кадап үтергән

Фаҗига Россиянең бер төбәгендә булган.

Пермь мәктәбендә яшүсмер пычак белән укытучыга һөҗүм иткән. Фаҗига бүген иртән 5нче мәктәптә булган.

17 яшьлек укучы укытучыга берничә тапкыр пычак белән җәрәхәтләр ясаган. 

Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин хәбәр итүенчә, зыян күрүче хастаханәдә вафат булган. 

Һөҗүм итүче яшүсмерне тотканнар. Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.
 


фаҗига кешеләр үлеме пычак белән ташланган

Нет комментариев