Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшүсмергә - 15 мең, әти-әнисенә 30 мең штраф

Чаллы автоинспекторлары питбайкта йөрүче яшүсмерне тоткарлады.

Ул Яр Чаллы проспектыннан хәрәкәт иткән була. 

"Транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган өчен 16 яшьлек егеткә 15 мең сум штраф салынды. Баланың әти-әнисе дә административ җаваплылыкка тартылды. Аларга таныклыгы булмаган яшүсмергә транспорт чарасы тапшырганнары өчен 30 мең штраф билгеләнде", - дип белдерде Чаллы Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре.

Автоинспекторлар әйтүенчә, соңгы арада яшьләр арасында популярлашып киткән питбайклар спорт инвентаре буларак кулланыла. Алар өчен махсус трассалар каралган һәм билгеле спорт ярышларында кулланалар. Ә менә шәһәр проспектларына  чыгу катгый тыела. 

Ел башыннан Чаллыда таныклыксыз йөрүче 30дан артык яшүсмер һәм аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылды. Аларның эше балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә тапшырылды.

Инспекторлар әйтүенчә, административ штраф иң куркынычы түгел. Мототранспортка утырган бала гомере куркынычы астында. Юл һалакәтенә очрап, ул инвалид яки бөтенләй исән калмаска мөмкин. Машина йөртү таныклыгы булмаган яшүсмергә транспорт чарасы тапшырганда бу хакта онытмаска киңәш итә Чаллы Дәүләт автоинспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев