Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшүсмерләргә кагылышлы яңа тыю гамәлгә керде

Күрсәтелгән таләпләрне бозучылар өчен административ штраф каралган.

Татарстанда үсмерләргә энергетик эчемлекләр һәм зажигалкалар сатуны тыйдылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы канунны имзалады.

Документта аңлатылганча, андый товарлар исемлегенә сыекландырылган углеводород газы контейнеры яки баллоннары булган зажигалкалар керә. Соңгысы көнкүреш җиһазларын кабызып җибәрү өчен кулланыла. Тонус кертә торган алкогольсез эчемлекләр төшенчәсе конкретлаштырылмый, ләкин тиешле ГОСТка сылтама бирелә.

Күрсәтелгән таләпләрне бозучылар өчен административ штраф каралган. Аерым алганда, гражданнар – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар – 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф түләячәк.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон