Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язучы Факил Сафин театрга кадерле бүләген тапшырды

«Аның урыны театрда булырга тиеш», - диде ул.

Язучы, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның портреты ясалган картина бүләк итте. 

– Бу картинаны миңа күренекле рәссам Мадьяр Шәрипов бүләк иткән иде. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – беренче татар артиситкасы, татар театрына нигез салучыларның берсе. Шуңа күрә мин бу картинаны өемдә саклаганчы үзебезнең театрыбызга бүләк итүне кирәгрәк итеп таптым. Театрда аны күп кеше күрәчәк. Аның урыны биредә булырга тиеш. Бүләгемне театрның башкарма директоры Рәсим Хафизовка шатланып тапшырдым, ул сөенеп кабул итте, – диде Факил Сафин «Шәһри Чаллы» журналистына. 

Фото Рәсим Хафизовтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният Факил Сафин