Идарә итү компанияләре эшчәнлегеннән канәгать түгелләр
Яңалыклар тасмасы

Идарә итү компанияләре эшчәнлегеннән канәгать түгелләр

2024 елда Торак инспекциясенә рекордлы санда мөрәҗәгать килгән.

Рейтингны татарстанлыларның шикаятьләре нигезендә төзегәннәр. Зарланулар алдагы ел белән чагыштырганда 35% артык: инспекциягә 24 меңгә якын шикаять килгән. 
Антирейтингта беренчелек Әлмәт районында. Идарәче компанияләрне административ җаваплылыкка тарту турында 39 карар чыгарлыган. Гамәлгә куючыга карата 2 млн 72 мең сумлык штраф язылган.

Икенче урында -  Чаллы. «Ремжилстирой», «Электротехников», «Мәхәллә» идарәче оешмаларына карата – 31 карар чыккан. Чаллы оешмаларын1 млн 62 мең сумга штрафка тартканнар. 

Өченче урында – Түбән Кама.  «Әйбәт» идарәче оешмасына карата 35 беркетмә төзелгән. Оешманы  955 мең сумлык штрафка тартканнар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев