Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Идарә итү компанияләре милек формасын үзгәртте

«Без аларның эшчәнлеген тикшерә алмыйбыз», – диде мэр.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә идарә итү компанияләренең милек формасын акционерлык җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән оешма итеп үзгәртү турында карар кабул ителде. Моңа кадәр алар муниципаль милектә иде.

Әлеге мәсьәлә буенча депутат Татьяна Гурьева каршы тавыш бирде. Ул муниципаль предприятиеләрне акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртергә ярамый, киләчәктә бу кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин дип саный.

«Социаль өлкә дәүләт яисә муниципаль милектә булырга тиеш. Күптән түгел 51нче бистә кешеләре белән сөйләштем. Алар идарә итү компаниясен акционерлык җәмгыяте итеп үзгәрткәч, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты начарланды диделәр. Бу өлкә дәүләт кулында булырга тиеш», – диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исә кануннарны үтәргә, ә торак-коммуналь хуҗалыкка игътибарны арттырырга кирәк дип искәртте. 

«Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе игътибар сорый, реформа булсын дисәк, болай яшәргә түгел. Кануннар эшләргә тиеш. Мэр идарә итү компанияләрен хокукларын чикли алмый, әмма прокурорга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Безнең идарә итү компанияләрен тикшерергә һәм карны начар чистартасыз яисә йөкләмәләрне тиешенчә үтәмисез дип борчырга хокукыбыз юк. Аларга йөкләнгән функцияләрне тиешенчә үтәмәүләре турында халыктан күп мөрәҗәгатьләр килә. Без үз фикеребезне әйтәбез, әмма мэр кануннарны үтәргә тиеш», – диде мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милек идарә итү компанияләре