Идел буенда аномаль салкыннарга алмашка җылы киләчәк
Яңалыклар тасмасы

Идел буенда аномаль салкыннарга алмашка җылы киләчәк

Һава температурасы нормадан 2-4 градуска югары булачак

Россиянең Идел буе федераль округында 17 декабрьдән шактый җылыну көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

"Инде атна уртасында ук температура Урта Иделдә нормадан 2-4 градуска югарырак, ә Түбән Иделдә норма тирәсе булачак. Сизелерлек арту», — дип китерә ТАСС метеорологлары.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев