Җиңүгә илткән юллар...
Казан шәһәрендә укытучыларның һәм укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе булды. Безнең 29 нчы гимназия укучылары "Драматургия. Театр - яктылыкка, нурга илтә" номинациясе буенча секциядә катнаштылар. Ике өлештән торган бу номинация татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышланган иде. Беренчесе - ХХ гасыр башы татар драматургиясе классиклары әсәрләреннән...
Казан шәһәрендә укытучыларның һәм укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе булды. Безнең 29 нчы гимназия укучылары "Драматургия. Театр - яктылыкка, нурга илтә" номинациясе буенча секциядә катнаштылар.
Ике өлештән торган бу номинация татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышланган иде. Беренчесе - ХХ гасыр башы татар драматургиясе классиклары әсәрләреннән бер өзекне сәхнәләштерү, икенчесе "Яңа татар пьесасы" конкурсында катнашкан авторларның әсәрләреннән өзек êœðñòœ булды. Регламенты да бик аз - 15 минут. Бу арада әсәрнең эчтәлеген ачу, образга кереп, аны тамашачыга җиткерә алу җиңелләрдән түгел,әлбәттә.
Безнең гимназия укучылары Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл " әсәреннән өзек сайладылар. Алар, әсәрне укып чыгып, эчтәлегенә төшенгәннән соң, рольләргә кереп, бөтен көчләрен биреп тырышып уйнадылар. Нәтиҗәдә, I урын! Сөенүләрнең чиге булмады. Кәрим Тинчурин исемендәге театр залында, драматургның әсәрен уйнау һәм җиңү - нинди зур бәхет бит!
Жюри әгъзаларының танылган шәхесләр - Татарстан Республикасының халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Татарстан республикасының халык, Россия федерациясенең атказанган артисткасы Исламия Махмутова, Әлфия Миңнуллина-Юнысова булуы балаларга икеләтә җаваплылык өстәде.
Өзекне сәхнәләштерүче укучыларыбыз - Идрисова Әдилә, Идрисова Гөлназ, Гатауллина Ләйсән, Бакирова Гөлназ, Каримуллина Айсылу, Әхәтов Тимур, Хуҗин Динар. Афәрин, балалар! Булдырдыгыз!
Укучыларыбызның кайберләрен хәтта сәнгать институтына укырга да чакырдылар.
Җиңүгә китергән алшартларның берсе - гимназиябездә күп еллардан бирле театр түгәрәге эшләве. Аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Хөсәенова җитәкли һәм балаларны театр сәнгате серләренә өйрәтә. Балаларның сәхнә осталыгын чарлауда педагог-оештыручыбыз Эльвира Харисованың да роле зур. Шәһәркүләм, төбәкара "Татар кызы", Татар малае", "Сәхнә көзгесе", "Бәхет йолдызы" кебек бәйгеләрдә аның укучылары һәрвакыт призлы урыннарга ирешә.
Бу ике остазның күпьеллык эш нәтиҗәсе бу җиңү! Рәхмәт аларга!
Гомумән, гимназиябездә сәнгать юнәлешендә зур эш алып барыла. Сәләтле балалар да күп бездә. Аларны үстерүдә мондый бәйгеләрнең роле зур. Киләчәктә гимназиябез укучыларын зур сәхнәләрдә күрербез, сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен сөенербез, дип ышанабыз...
Зәлифә ГАЛИЕВА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев