Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игезәк улларына пычак кадаган хатын судта гаебен танымаган

«Баламның каберенә зиратка барырга телим», — дип елап җибәрә Нәргизә Сибгатуллина судта чыгыш ясаганда.

1 мартта Казанның Чистай урамындагы бер фатирда фаҗига булган. Иреннән көнләшкән хатын ике игезәк улына пычак белән һөҗүм иткән. Балаларның берсе урында ук һәлак булган, икенче малайны хастаханәгә озатканнар. Бу баланы 11 мартта дәваханәдән чыгарганнар. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Фаҗига булган көнне ир өйдән чыгып китә. Бераздан аңа улы шалтырата һәм әнисенең пычак белән һөҗүм итүен сөйли. Бу гаилә яхшылар рәтендә булган, бернинди исәптә дә тормаган. Ире — эшкуар, ул гаиләне тәэмин итеп торган, хатын балалар тәрбияләү белән шөгыльләнгән.

12 мартта Казанның Яңа Савин районы суды 33 яшьлек Нәргизә Сибгатуллинаны сак астына алу турында карар чыгарды. Бу турыда «Татар-информ» сайты хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, хатын иреннән көнләшә. Шул сәбәпле ул балаларын пычак белән яралый, үз-үзенә кул салмакчы була. Нәргизә ике атна чамасы хастаханәдә дәваланды. Аны хастаханәдән чыгаргач, тикшерүчеләр судка мөрәҗәгать итеп, бу хатынны сак астына алуны сорады.

«Сибгатуллинаның җинаятькә катнашы булу фаҗига урынына беренче булып килеп җиткән иренең, шаһитларның күрсәтмәләре белән раслана. Аның исән калган баласының сүзләре дә моны дәлилли. Җинаятьтә шикләнелүче хатын судтан һәм тикшерүдән кача ала. Сибгатуллинаны сак астына алуны үтенәм», — ди тикшерүче.

Судта Сибгатуллина үз гаебен танымый һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тарта. Тикшерүче сүзләреннән соң, бу хатын өй сагында калырга теләвен әйтә.

Тикшерүче Сибгатуллина сүзләре белән килешми. Бу хатын өй сагында булган очракта, ул исән калган баласы белән бер фатирда яшәргә тиеш була. Ә малай болай да җитди психологик травма алган инде. Тикшерүче шул хакта искәртә.

«Сибгатуллина бүген генә хастаханәдән чыкты. Ул үз-үзенә кул салырга маташкан иде. Бу очракта суд-психиатрия экспертизасы үткәрү кирәк дип саныйм», — ди Сибгатуллинаның адвокаты.

Судья киңәшмәләр бүлмәсенә чыгып киткәч, Сибгатуллинаның туганы журналистлар белән аралашкан. Ул бу фаҗигадә Сибгатуллинаның ирен гаепли.

«Ул тиран иде. Хатынын мыскыл иткәнен бөтен кеше белә. Балаларга басым ясаганын раслаучы язмалар да бар», — дип сөйли ул.

Суд карары буенча Сибгатуллинаны СИЗОга озаттылар. Ул 1 майга кадәр шунда булачак.

 

Фото: Елена Сәләхова,intertat.ru

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев