Игътибар: хәрәкәт чикләнә
Нинди транспорт өчен?
Пассажир автобуслары, маршрут таксилары һәм йөк транспорты өчен М-5 трассасында хәрәкәт чикләнде.
ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең оператив хәбәре буенча, 2 февральдә Башкортостан Республикасында, Оренбург өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында М-5 «Урал» Мәскәү – Рязань – Пенза – Самара – Уфа – Чиләбе федераль әһәмияткә ия юлында пассажир автобуслары, маршрут таксилары һәм йөк транспорты өчен хәрәкәт чикләнде. Чикләү 1194+500 км (Самара өлкәсе белән чик) 1363+000 км (Иске Богады) кадәрге участокта кертелде, чөнки начар һава шартлары (көчле җил, түбән температуралы буран, күп кар) күз күременең чикләнүенә китерә.
Хәрәкәт чикләнүенең якынча тәмамлану вакыты 12:00. Хәрәкәт чикләнүенең тәмамлану вакыты начар һава шартларының дәвам итүе яки туктауына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.
Хәрәкәт Бөгелмә районындагы өч участокта, Баулы районында бер участокта чикләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев