Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ике ай элек югалган егетне тапканнар

Ул Ростовта булган.

Хокук сакчылары ике ай элек югалган 17 яшьлек мәктәп укучысын тапканнар. Ул ялгызы гына бер фатирда яшәп яткан.

Укучы августта пассажирлар кушымтасы аша такси яллап, Солнечногорски шәһәреннән Ростовка киткән булган. Шуннан соң ул эссез югалган. Ата-аналар полициягә хәбәр иткәннәр, аны урлау һәм мошенниклар йогынтысы белән качып китү версияләре дә каралган. Ләкин, «Shot» хәбәр иткәнчә, якыннары ике ай буе улын эзләгән арада, Игорь (исеме үзгәртелде) Ростовта рәхәтләнеп гомер иткән.

«Мәктәпкә йөрмәдем, теләгән кадәр йокладым», – дигән ул. Әти-әнисе белән беррәттән егет үзен эзләүче сөйгән кызын да игътибарсыз калдырган. Хәзер ул социаль үзәктә. Тиздән аны өенә озатачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә