Ике ай ярыштылар: Чаллыда футбол буенча балалар чемпионаты узды
«Локомотив - Юниор» чемпион исемен яулады.
Чаллыда июнь һәм август айларында һәр якшәмбе 2018-2019 елгы футболистлар «Виктория» стадионында көч сынаштылар. Оештыручылар әйтүенчә, мондый форматтагы шәһәр чемпионаты быел өченче тапкыр үткәрелде. Биредә «Камаз», «Динамо», «Голасо», «Лайк», «Молния», «Автоград», «Локомотив-Юниор» кебек командалар катнашты.
«Өч ел дәвамында турнирда төрле яшьтәге балалар ярышты. Мисал өчен, беренче елны 2011 елгылар уйнады. Алар чыгарылып бара, алмашка кечерәкләр килә. Быел 8 команда көч сынашты. Алар июнь аенда бер-берсе белән уйнап чыкты һәм бер ай ял итте. Августта икенче круг башланды. Быел «дүрт плюс бер» (4 уенчы, 1 капкачы) форматында узса, киләсе елга «алтыга бер» итеп үткәрергә уйлыйбыз. Турнирда бик җанлы атмосфера урнашты: балалар кызып-кызып уйный, ата-аналар үз футболистлары өчен җан ата. Бердәмлек, команда рухы хөкем сөрә», – дип уртаклашты «Звезда» спорт клубы җитәкчесе, оештыручы Рамил Бикмуллин.
Ул чемпион исемен яулаган «Локомотив-Юниор» футболистларына һәм аның тренеры Рамил Гәрәевкә медальләр һәм кубок тапшырды. Иң яхшы ике футболист – Данир һәм Марсельны билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, тренер Рамил Гәрәев җитәкчелегендә әлеге команда июнь аенда илкүләм «Большие звезды светят малым» турнирында җиңеп, Анапага юллама отты. Анда сентябрь аенда тренер, 8 футболист һәм берәр ата-ана барачак. Спортчыларыбыз биредә үтәчәк уеннарда да осталыкларын сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев