Ике кеше һәлак булды
Чаллы – Сарман юлында ике машина кара-каршы бәрелеште.
Чаллы – Сарман трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. Якынча мәгълүматлар буенча «Лада Граната» йөртүчесе кагыйдәләрне бозып, каршы як полосага чыга һәм Toyota Corolla машинасы белән бәрелеште.
Нәтиҗәдә «Лада Гранта»ны йөртүче 18 яшьлек егет һәм аның 32 яшьлек пассажиры урында һәлак булды.
Чит ил машинасын йөртүче, аның ике балигъ булмаган пассажиры һәм «Лада Гранта»ның бер пассажиры төрле җәрәхәтләр алды.
Фаҗиганң сәбәпләрен тикшерергә урынга Сарман районы прокуроры вазифаларын башкаручы Айрат Рәхимҗанов килде.
Фото видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев