Ике көн эчендә бар җыйган акчасын югалтты
73 яшьлек пенсионер мошенниклар капканына эләкте.
73 яшьлек ир-ат ике көн эчендә 1,5 млн сумга якын акчасын югалтты. Ул мошенниклар капканына эләкте. Шул бер үк схема - «җыйган акчаларыгызны куркынычсыз счётка күчерергә кирәк» дигәннәр. Шәһәрдәш ышанып, ике банкомат аша акча күчергән. Шуннан мошенниклар элемтәгә дә чыкмый башлаган. Хокук сакчылары әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты. Тотылган очракта мошенникларга 10 елга кадәр төрмә яный. Әмма аларның эзенә чыгу бик кыен, ди полиция хезмәткәрләре. Мошенниклар төрле шәһәрләрдә теркәлгән номерлар буенча шалтырата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев