Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ике метрлы шәүлә

Бу хәл турында күрше подъездда торган 70 яшьләрдәге абзый сөйләгән иде.

Ул вахта белән Казахстанда эшләгән. «Карьерда марганцевая руда казу эшендә булдык», – диде бугай, ялгышмасам. 
«Берсендә экскаваторда эшләүче берәү җирдән баш сөяге казып чыгарды, ул гади кешенекеннән ике тапкырга зуррак иде иде», – ди. «Галимнәргә әйтергә кирәк», –  дигән идек, начальниклар каршы төште. «Хәзер археологлар килеп бөтен җирне әйләндереп куячаклар һәм безгә эшләргә ирек бирмәячәкләр», –  диделәр. Ну без аны ташладык шунда кырыйга», – ди.     

Шуннан соң берәр атна үткәндер, эшчеләр бик озын гәүдәле кеше шәүләсен күрә башлаганнар. Боларга, әлбәттә, ышанмаганнар. Төнлә техникада эшләүчеләрнең кабиналарына кемдер таш та ыргыта башлаган. Чыгып карыйлар, бер кеше дә юк, ди.  
Шушы абый үзе дә обедка барганда карьерның икенче ягында ике метр тирәсе озынлыктагы кеше шәүләсен күргән. «Якынрак барып карыйм дигән идем, юкка чыкты», – ди.  

«Аяз, матур, кояшлы көн иде ул. Чын кеше шәүләсе дип әйтеп булмый. Чөнки анда эшчеләр юк иде. Тагын берәр атна эшләгәннән соң иртә баштан забастовкага чыктык», –  ди. «Начальникларга әйттек: «Безне ниндидер озын кеше күзәтә, ташлар ыргыта, куркабыз эшкә чыкмыйбыз», –   дидек. Безнең гозерне исәпкә алып, якын тирәдәге поселоктан мулла чакыртып, укытып, теге баш сөяген күмдереп куйдылар. Шуннан соң бетте бу сәер хәлләр. Археологларны тәки чакыртмадылар. Дөньяда кайчандыр бик озын кешеләр булган дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Бәлки, бу баш сөяге шуларныкы булгандыр», –  дип сүзен йомгаклады танышым. 

«Булмас димә, дөнья бу!» телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев