Ике хатын-кызны үтергән
Яңалыклар тасмасы

Ике хатын-кызны үтергән

Шикле кеше тоткарланган.

Түбән Кама шәһәрендә канлы фаҗига булды. Бер ир-ат 36 һәм 49 яшьлек хатын-кызларны пычак белән яралап үтерә. Үле гәүдәләр Чулман урамындагы йортларның берсендә табыла. 

Хокук саклау органнары 51 яшьлек ирне кулга алалар. Шикле зат гаебен таный. Якынча мәгълүматлар буенча, җинаять шәхси мөнсәбәтләр аркасында килеп чыккан. 

Якын арада тикшерүчеләр әлеге ирне сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәләр. 

Бу ир-ат 2017 елда «Саксызлык аркасында үлемгә китергән өчен» маддәсе буенча хөкем ителгән булган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига үлем-китем

Нет комментариев