Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җил-давыл нәтиҗәсендә 6 айлык сабый батып үлде

Идел елгасыннан тагын 2 кешене эзлиләр.

Бу аянычлы хәбәрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җиткерде.

Фаҗига Чувашиядә Идел елгасында була. 5 кешегә исәпләнгән көймәгә 10 кеше утырып сәяхәткә чыга. Аларның 6сы – балалар. Кичке сәгать 8 тулып киткәч җил-давыл чыга. Көймәнең моторы сүнә. Җил аркасында барлыкка килгән зур дулкын аны әйләндереп каплый. Кешеләр суга төшеп китә. Коткару жилетлары яртысында гына була. Фаҗига нәтиҗәсендә иң кечкенә пассажир – 6 айлык сабый гомере өзелә. Коткаручылар тагын 2 кешене -  34 яшьлек көймә йөртүче һәм 8 яшьлек баланы - эзлиләр. 

Коткарылган 4 бала Чабаксар хастаханәсендә. Аларның хәле уртача авырлыкта бәяләнә. 3 кеше амбулаториядә күзәтелә. 

Исегезгә төшерәбез, давыл нәтиҗәсендә 29 июльдә Марий Элда да фаҗига булды. Яльчик ял итү базасында агачлар авып, 8 кеше гомере өзелде. Алараның 3се - балалар. Кечесенә нибары 2 ай. 

Фото РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев