Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илдар Юзеев исемендәге премия ияләре билгеле - ФОТОРЕПОРТАЖ

Язучыларга һәм шагыйрьләргә күренекле әдипләр исемендәге премияләр тапшыру – әдәбият сөючеләрне каләм ияләре белән очраштыра торган бәйрәм ул. «Адымнар» полилингваль гимназиясендә үткән Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне тапшыру тантанасының да төп кыйммәте нәкъ шунда булгандыр.

Чаллыда һәм Кама аръягында гына түгел, башкалабыз Казанда һәм күрше Башкортостан республикасында яшәп иҗат итүче, инде исемнәре билгеле каләм әһелләре белән тагын бер кат күрешү мөмкинлеге – сирәк тия торган бәхет бит.

ТР Язучылар берлеге һәм «Татмедиа» АҖ филиалы – «Мәйдан» журналы редакциясенең Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясе «Мәйдан» журналында 2021 елда басылып чыккан иң яхшы әсәрләр өчен авторларга һәм журналны яшәтүгә зур өлеш кертүчеләргә тапшырылды. Быел бүләккә – премия, диплом һәм медальгә – Рафаил Газизов (язучы, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре), Лилия Сәгыйдуллина (Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы, галим-педагог, шагыйрь), Факил Сафин (Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы), Вахит Имамов (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире), Фәнир Галимов («Ильфа» җәмгыяте генераль директоры, «Россиянең татар авыллары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, композитор, эшмәкәр), Фарис Фәтхиев (журналга күп еллар дәвамында ярдәм итә килүче эшмәкәр, «Әнәк» агрофирмасы генераль директоры) ия булдылар.
Сәхнәгә күтәрелгән язучылар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр үзләренең фикерләрен белдереп, тәэсирләре белән уртаклаштылар. 2004 елда Премияне гамәлгә куюда башлап йөргән язучы Факил Сафин Илдар Юзеевны «Мәйдан» журналының чын дусты буларак искә алды. Рафаил Газизов «Яшь ленинчы» газетасында, «Ялкын» журналында язмалары чыккан вакытта Илдар Юзеевтан хатлар алып торуы, аның хәтта өйләренә килеп, язганнарына анализ ясавы турында сөйләде. Лилия Сәгыйдуллина әлеге премияне Башкортостанда яшәүче барлык каләмдәшләренең иҗатына бирелгән югары бәя итеп кабул итүен белдерде. Ә Вахит Имамов Башкортостан татарлары белән элемтәләрне тагын да якынайту кирәклеге турында фикерен җиткерде.

Бәйрәмнең кунагы, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары Камил Нугаев сүзләренчә, Чаллы җирендә милләт җанлы кешеләр яши. Татар театры, «Ләйсән» балалар бакчасы, «Адымнар» мәктәбе биналары ачылуның әһәмиятен дә ул югары бәяләде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков И. Юзеев исемендәге әдәби премия булдырылуны «Татмедиа» өчен зур дәрәҗә дип билгеләде. Биш милли мәгълүмат чарасы – телевидение, радио, өч татар басмасы эшләп килүче Чаллыны чын татар шәһәре дип атады. «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов халкыбызның әдәби һәм мәдәни традицияләрен саклау юлында эшчәнлекнең дәвамлы булачагына ышанычын белдерде. «Әнәк» агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев Чаллы язучылар берлегенә һәм татар матбугаты үзәгенә рәхмәт йөзеннән «Актаныш чәкчәге»н бүләк итте. Премияләрне яшәтүгә зур өлеш кертүче «Подряд» АҖ, «Профит» компанияләр төркеме җитәкчеләре дә бүләкләнүчеләрне тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр.

Илдар Юзеев исеме белән бәйле истәлекләр аеруча кызыклы һәм тәэсирле булды. Марсель Галиев, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова остазларын сагынып искә алдылар, аның бик тыйнак һәм җор күңелле булуы турында җылы итеп сөйләделәр. И. Юзеевның улы Салават Чаллыда дуслары артуына сөенүен белдерде.

Сәхнәгә күтәрелгән шагыйрьләрдән шигырь көтеп утырган күңелләрне Рафис Корбан үз күчтәнәче белән юатты. Гимназия укучылары Рәзилә Сираҗиева белән Аяз Әскәров Илдар Юзеев шигырьләрен бүләк итеп куандырдылар.
ТРның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина һәм Фән Вәлиәхмәтов – җырлары, «Мизгел» театрының бию төркеме һәм «Сәйлән» бию мәктәбе балалары дәртле биюләре белән бәйрәм тантанасын бизәделәр.

Чаллыда оешкан татар матбугаты үзәге җитәкчесе Резида Юсупова, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова, матбугат белән әдәбият алга таба да бердәм булсын иде дигән теләкләрен белдерделәр. Амин, шулай булсын. Язучы һәм шагыйрьләрне халыкка танытуда, аларның иҗатын киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә төп көч бит ул татар басмалары.

Ризидә Камалова.

/ Гөлия Ибатуллина фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X