Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илебезнең актив яшьләре – Чаллыда

12 сентябрьдә шәһәребезнең Яр буе паркы мәйданында беренче курс студентлары көне уздырылачак. Анда һәр уку йорты белем бирүдән тыш, үзендәге файдалы һәм күңелле чаралар белән таныштырачак. Шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев "Дубравушка" ял базасында Россия, шул исәптән, Чаллы студентлары активы белән очрашты. Ике арада "Илдә, республикада, шәһәрдә сәяси хәл" дигән темага...

12 сентябрьдә шәһәребезнең Яр буе паркы мәйданында беренче курс студентлары көне уздырылачак. Анда һәр уку йорты белем бирүдән тыш, үзендәге файдалы һәм күңелле чаралар белән таныштырачак.

Шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев "Дубравушка" ял базасында Россия, шул исәптән, Чаллы студентлары активы белән очрашты. Ике арада "Илдә, республикада, шәһәрдә сәяси хәл" дигән темага сөйләшү булды. Билгеле инде, студентларның тормышы да игътибардан читтә калмады. Чарага килүчеләр, илебезнең төрле почмакларында актив җәмәгать эше алып баручы егет һәм кызлар, үзләрендәге яшьләр тормышы белән таныштырды, уй-фикерләре белән уртаклашты. Яшьләр лагерь программасыннан канәгать булуларын да белдерде. Күпчелек чаралар һөнәри үсешкә, лидерлык сәләтен булдыруга юнәлдерелгән.

Студентлар хакимнең студент елларының ничек үтүе белән дә кызыксынды.

- Язмыштыр инде, мин институтта да, университетта да укымадым. Аның каравы, гомуми белем бирүдән башлап, югарыга хәтле 6 мәктәп тәмамладым. Аларда да спорт һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар иде. Һәм, гомумән, югары уку йортын сайлаганда, бар якны да уйларга кирәк. Әйтик, укудан тыш, КВН, профсоюз тормышында катнашып, үзеңне төрле яктан үстерергә мөмкинлек бармы? Беренче курс студентларына карата аеруча игътибарлы булырга кирәк, - диде Васил Гаязович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев