Илфир Якупов Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры итеп билгеләнде
Яңалыклар тасмасы

Илфир Якупов Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры итеп билгеләнде

Илфир Якупов – Чаллыда туып-үскән.

Илфир Якупов Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының МАКСтагы рәсми каналында хәбәр ителә.

Илфир Якупов – Чаллыда туып-үскән. Ул шәһәрдәге 54нче гимназиядә белем алган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.  Хезмәт юлын Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгеч буларак башлаган. Соңрак ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры ярдәмчесе булып эшләгән. Аннан соң аның һөнәри юлы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. Ул театр директоры вазифасына кадәр күтәрелде. 2019 елда ул Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты була. Соңгы елларда Камал театрының беренче директор урынбасары һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры вазифасын моңа кадәр Юрий Жуков башкарды. Хезмәт килешүе срогы тәмамлану сәбәпле, ул әлеге вазифадагы эшен төгәлләде. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Юрий Жуковка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Министрлык Юрий Жуковка республика сәнгатенә һәм мәдәниятенә 20 елдан артык хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде, ә Илфир Якуповны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады.
 


Нет комментариев