Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Илһам килештереп китә, Әлфиясе генә юк»

Актаныш егете «пятачок»та хәле беткәнче биеде.

«Шәһри Чаллы»дан – пятачокта»та без иң оста биючеләрне сайлап алып, сәхнәдә биетәбез. Бу юлы Актаныш егете Илсур Мәрдәновны чакырып чыгардык. Такта идәннәрне тыпырдатып, хәле беткәнче биеде. «2 метр сикереп биисең, әллә хатының авылга кайтып киттеме?» - дип шаяртты алып баручы. Егетебез буйдак икән! Сәхнә артында аның белән әңгәмә кордык. 

-    Матур итеп биергә каян өйрәндегез?
-    Өченче классатан бирле сәхнәдән төшкән юк. Авыл концертларында, спектакльләрендә һәрвакыт катнаша идем. 10 ел Башкорстанда яшәдем. Анда да сәхнәдә биеп, җырлап йөрдем. 

-    Үзегез кайсы яклардан? 
-    Актаныш районы, Иске Кормаш авылыннан. 

-    Башкортстанга ничек эләктегез? 
-    Тормыш шунда илтте инде. Минзәлә техникумында укыганда практикага кайткан идем, башта ике ел тордым, соңыннан армия сафларында хезмәт итеп, тагын шунда кайттым. Чаллыга кайтып бер ел эшләдем дә, тагын Башкорстанга киттем. 

-    Сезгә ничә яшь?
-    Киләсе елда 43 тула. 

-    Хәзер Чаллыда яшисезме? 
-    Әйе, 28нче бистәдә. 

-    Ниләр белән шөгыльләнәсез? 
-    Мин - төзүче. Түбә ябабыз, мунчалар төзибез, өйләр күтәрәбез. 2013 елдан бирле шул эш белән шөгыльләнәм. 2 ел ярым Себер якларында эшләп кайттым. Аллаһ теләсә, тиздән Кукмарага түбә ябарга барырга җыенабыз.

-    Моңарчы сезне «пятачок»та күргән булмады. Әллә беренче тапкыр килдегез?
-    Былтыр эштә йөреп, килә алмадым. Быел беренче тапкыр чыктым. 

-    Сезнең яшьтәгеләр биергә ояла, читтән карап кына тора. Сез сикереп-сикереп биисез.
-    Нәрсәгә оялырга? Мин - сәхнәдә туган, сәхнәдә йөргән кеше. Әйтәм бит, спектакльләрдә, концертларда катнашып йөрдем. Башкорстанда яшәгәндә иҗат төркемебез халык театры исеме алды. 

-    Сез тормышта да шундый шаянмы?
-    Һәрвакыт. Мин юмор остасы дияргә була. Мине Шамкай диләр. Гитарада да уйныйм мин. Мине Тукай да диләр. Шигырьләр язам. Илһам килештереп китә, Әлфиясе генә юк.

-    Бәлкем, «пятачок»тан табарсыз.
-    Булса бер дә каршы түгел. 

-    Нинди булырга тиеш ул Әлфия?
-    Миннән 2-4 яшькә кечерәк, минем кебек юмор, биергә, җырларга яратса, тәмле итеп ашарга пешерсә, матур сөйләшсә яхшы булыр иде. 

Илсур Мәрдәнов белән танышырга теләүчеләр редакция номерына шалтырата ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев