Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илья Зуев: «Ата- аналар җаваплылыкка тартмауны сорыйлар»

– Без бу гамәлләргә гадел бәя бирәбез, – диде Зуев.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев журналистлар белән очрашуда шәһәр милкен бозучыларга карата фикерен җиткерде. Соңгы вакытларда «Мастеровые» театры янындагы кече архитектура формаларына, Шишкин, Тинчури бульварына зыян салынды, яңа шәһәрнең «6нчы комплексы» тукталышындагы җир асты кичүендәге пыяла витраж ватылды. 

– Без бу гамәлләргә гадел бәя бирәбез, – диде Зуев. – Эчке эшләр идарәсенә вандалларны табуда ярдәм итүләрен сорыйбыз. Аларның кайда укыганнарын, эшләүләрен ачыклыйбыз һәм җаваплылыкка тартабыз. Күп очракта хулиганлык белән балигъ булмаган балалар шөгыльләнә. Димәк,  кайдадыр тәрбия җитмәгән. Саксызлык аркасында килеп чыккан очракларда профилактика чаралары үткәрәбез. Уйланып эшләнгән вандализм нәтиҗәсендә шәһәр милкенә зыян килгәндә, без аларны финанс яктан җаваплылыкка тартабыз, эчке эшләр идарәсенә профилактик учетка куябыз. Бу исә киләчәктә аларның киләчәктәге хокукларын чикли. Әйтик, эшкә яисә дәүләт хезмәтенә урнашканда кыенлыклар булырга мөмкин. Күп очракта яшүсмерләрнең ата-аналары балаларын профилактик учетка куймавыбызны үтенеп сорыйлар. Кызганычка каршы, без моны булдыра алмыйбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вандаллык