Илья Зуев эшен алыштырды
665
0
Хәзер ул ниләр белән шөгыльләнәчәк?
Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев эштән китте. Дөресрәге, эшен алмаштырды.
Ул Чаллы мэры ярдәмчесе булып, торак-коммуналь хуҗалык, махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләре белән шөгыльләнәчәк.
Илья Зуев Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә туган. 2000 елда Россия Эчке эшләр идарәсе институтының юридик факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Ижауның эчке эшләр министрлыгында башлаган. Аннары салым органнарында һәм башка җаваплы урыннарда эшләгән.
2016 елда Чаллыга күчеп килгән. Башта «Геополис» ААҖдә генераль директор булган. 2017 елның июленнән башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев