Илья Зуев эшеннән китте
Бу хакта мэр хәбәр итте.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Наил Мәһдиев ярдәмчесе Илья Зуевның башка эшкә күчүе турында хәбәр итте. Аңа «КАМАЗ» предприятиесе аппаратын җитәкләргә тәкъдим иткәннәр.
«Илья Сергеевичны 10 ел беләм. Башкарма комитетта эшләгәндә төрле вазифалар башкарды ул. Һәрчак тырышып, эшен җиренә җиткереп эшләде. Ул Сергей Анатольевич Когогин чакыруы буенча китә. «КАМАЗ» – Россиядә зур предприятие һәм анда эшләү - зур дәрәҗә. Генераль директордан аңа карата зур ышаныч бу. Сынатмагыз! Анда да эшегезне яхшы башкауыгызга шигем юк. Сабырлык телим. Юкка гына сабырлык төбе – сары алтын дип әйтмиләр», – ди мэр.
Наил Мәһдиев Илья Зуевка букет һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
«2016 елда хезмәтемнән соң, ышанып җаваплы эш тапшырганыгыз һәм күп әйберләргә өйрәткәнегез өчен рәхмәт. Эшләү дәверендә күзаллавым тагын да киңәйде. Монда алган тәҗрибәм башка урында да эшләргә ярдәм итәчәк. Хезмәттәшләр, сезгә дә бергә башкарган эшләр өчен рәхмәт. Сездән күпкә өйрәндем», – ди Илья Зуев.
Илья Зуев Эчке эшләр министрлыгында, салым полициясендә, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтендә эшләгән кеше. Башкарма комитетка ул 2017 елда килә. Башта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасында эшли. 2025 ел башыннан торак-коммуналь хуҗалыгы, миграция сәясәте мәсьәләләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар белән эшләү буенча мэр ярдәмчесе итеп билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев