Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илья Зуев ЖКХ түләүләре буенча аңлатма бирде

Сораулары калган яки түләүләр суммасы кискен арткан кешеләргә Илья Зуев аңлатма алу өчен идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең ни өчен үзгәрүен аңлатты. Шәһәр халкын апрель өчен килгән квитанцияләрдә яңа юллар барлыкка килүе борчуга салды.

– Коммуналь хезмәтләр һәм су чыгару күләмен исәпләү тәртибе, без аны СОИ дип күреп ияләшкән, шулай ук аны исәпләү формуласы да үзгәрде. Аның буенча бер түләү баганасыннан саннар икенчесенә күчте, әмма бу торак яки торак булмаган бина хуҗасына түләргә кирәк булган йомгаклау суммасына берничек тә тәэсир итмәде, – дип ассызыклады спикер.

Сораулары калган яки түләүләр суммасы кискен арткан кешеләргә Илья Зуев аңлатма алу өчен идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

– Әгәр анда бу исәпләүләрне сезгә аңлатып бирә алмасалар, Башкарма комитеттагы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе һәр түләү, һәр мөрәҗәгать буенча аңлатма бирәчәк. Бу бик мөһим. Без төгәл җавап бирәчәкбез һәм ахыргы инстанция булачакбыз, аннан соң канәгатьсезлек калмаячак, – дип ышандырды ул.

«Кайнар» элемтә телефоннарын да язып үтәбез. Яр Чаллы районара торак-коммуналь инспекциясе: 71-38-42. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү идарәсенең икътисади анализ һәм фаразлау бүлеге: 30-55-29, 30-59-59.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл һәлакәте