Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ильмира Нәгыймова: «Энемә кагылмагыз!»

Җырчы хейтерларына җавап бирде.

Җырчы Ильмира Нәгыймованың энесе Айнурның махсус хәрби операциядә һәлак булуын хәбәр иткән идек.

Гаиләсенә авыр кайгы килсә дә,  җырчы үзенә көч табып, чыгышларын  дәвам итә. Язылучылары арасында  моңа карата тискәре фикерләр язучылар да бар.

Җырчы аларга үзенең телеграмм каналында җавап бирде:

– Мин җырчы, минем эшем шул. Елап кына утырсам, тормышны алып барып булмый. Миңа балаларымны ашатырга, киендерергә, төрле түләүле түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Шуңа күрә, бик авыр булса да, эшләргә тырышам. Эшем миңа көч бирә. Без гаиләдә биш баладан, икәү генә калдык. Мондый кайгыны Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен! Башта Руслан, аннары Марат Яруллин белән «чәйнәдегез». Зинһар өчен энемә кагылмагыз!» – диде ул.

Җырчыга күпчелек язылучылары теләктәшлек һәм хөрмәтен белдерә, начар сүзләр язучыларга игътибар итмәскә, андыйларны «кара» исемлеккә кертергә киңәш итә. 

Фото видеодан скриншот
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

1

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА