Ильмира Нәгыймова: «Руслан иртән җырлар җибәреп ята»
Җырчы нинди мөнәсәбәттә?
Бу хакта җырчы Илмира Нәгыймова үзе бер интервьюсында сөйләде. «Руслан Кираметдинов язгалыймы сиңа?» дигән сорауга:
«Җырлар җибәреп ята ул миңа. Иртәнге алтыда. Постоянно. Ничек бар – шулай әйтәм. Нигә алдаларга? «Елама, ярсыма… Син үзең гаепле барсына» җырын җибәрә. Как будто мин алтыда елап ятам. Мин 12дә генә торам. Шуңа күрә 12дә карадым. Күрәсең, хисләнә дә җибәрә инде», – ди җырчы.
Илмира Нәгыймова әйтүенчә, ул Руслан Кираметдинов белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга каршы түгел. «Татар җыры»нда чыгыш ясаганнар. «Тәмле көрәш» тапшыруына да чакырган булганнар. Әмма Руслан ризалашмаган.
«Аның мине күрәсе килми, к сожалению. Миңа барыбер. Ул - балаларымның әтисе. Мин аралашмыйм. Монда йөрсә дә, как-то... Элек бар иде әле. Ул тынычлана алмый иде. Исподтишка эшли иде бит, ә мин кабынам. Хәзер мин бары тик игътибар итмим», – ди.
Җырчы Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә берничә тапкыр ир-ат кулы төшкән фото куеп фанатларын уйга калдырды. «Кем кулы соң ул?» дигән сорауга җавап бирергә ашыкмый. «Әйтәсе килми, вакыты җиткәч, әйтермен», - дип ышандырды.
Фото Ильмира Нагимованың шәхси аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев