Илназ Баһ гаиләсендә сөенечле вакыйга
Яңалыклар тасмасы

Илназ Баһ гаиләсендә сөенечле вакыйга

Уллары Камил дәрәҗәле бәйгедә җиңде.

Башкортостанның Янаул районында "Моңга бай гармун бәйрәме" дип исемләнгән республикакүләм бәйге үтте.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 100гә якын гармунчы, музыкант катнашты.

Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһның  уллары Камил дә үзен сынады. 

Нәтиҗәдә балалар һәм яшүсмерләр арасында 14 яшьлек Камил Баһ чираттагы  Гран-при бүләген яулады. 

Талантлы музыкант диплом һәм гармун белән бүләкләнде. 

Камилгә киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Гран-При Гүзәл Идрисова Камил Бах Илназ Бах

Нет комментариев