Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Гомәров: «Яңа биналар төзелгәч, яшьләр дә театрларга ешрак йөри башлады»

Татарстанның атказанган артисты мэр Наил Мәһдиевкә мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәтен белдерде.

– Шәһәребездә яңа мәдәният биналары төзелү матур күренеш. Тыштан да, эчтән күз явын алырлык. Бер яктан тамашачыларга мондый гүзәл җиргә килү рәхәт булса, икенче яктан биредә эшләгән мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга монда иҗат итү, эшләү уңайлы. Яңа биналар төзелгәч, яшьләр дә театрларга ешрак йөри башлады. Матур фойеларда фотога төшәләр, социаль челтәрләргә куялар. Аларны күреп, кызыгып, башкалар да килә. Мәдәни чараларга күбрәк тамашачы җәлеп ителә. 

Без, иҗат әһелләре, шәһәребездәге яңа һәм капиталь төзекләндерелгән мәдәният учреждениеләре өчен шәһәр җитәкчелегенә, шәхсән мэрыбыз Наил Мәһдиевка рәхмәтле. Аны ихлас күңелдән туган көне белән котлап, исәнлек һәм чаллылылар өчен армый-талмый эшләвен, көч һәм түземлек, гаилә иминлеге телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев